ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар» раллиендә җиңү белән котлады

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар» раллиендә җиңү белән котлады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга, «КАМАЗ-мастер»командасы барлык коллективына адресланган котлау телеграммасын җибәрде.

«Хөрмәтле камазлылар! Сезне чын күңелдән сәламлим һәм иң дәрәҗәле, «Дакар-2019» халыкара раллиенда чираттагы искиткеч җиңүегез белән котлыйм. Тагын бер мөһим һәм катлаулы үр алынды, ул шулай ук КАМАЗ яшьләренең остазларының традицияләрен ышанычлы һәм лаеклы дәвам итүен исбатлады», диелгән әлеге текстта.

Элеккечә «КАМАЗ-Мастер»ның җиңү нәтиҗәсе булып менә дигән куәтле техника һәм спортчыларның югары профессионализмы, безнең команданың бердәмлеге һәм кыюлыгы, көчле рухы һәм җиңүгә омтылышы торды, ди Рөстәм Миңнеханов.

«Эдуард Николаев һәм Дмитрий Сотников экипажларына, максатка тугрылыклы һәм мавыгулы, киеренке хезмәт өчен уртак уңышка үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Сез матур җиңү белән ачып җибәргән 2019 ел сезнең өчен дә, камазлылар өчен дә, бөтен республика өчен дә яңа казанышларга һәм уңышларга бай булсын. Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар телим», - диелгән котлауда.


Бүген  узышның соңгы – унынчы этабы узды. Гомуми зачетта Чаллыдан Эдуард Николаев экипажы беренче урынны алды. Бу – аның "Дакар" раллиендә дүртенче җиңүе. Икенче урынны "КАМАЗ-Мастер"ның тагын бер вәкиле Дмитрий Сотников алды.  



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!