ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда татар бөек җырчысы Илһам Шакиров белән хушлашалар

 

Казанда татарның бөек җырчысы Илһам Шакировны соңга юлга озаталар. Хушлашу чарасы Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында уза.

 

Җырчының җәсәде театр сәхнәсенә куелган. Иртәнге сәгатьләрдә бирегә халык җыела башлады. Башкала үзәгендә транспорт хәркәте чикләнгән.

 

Хушлашу чарасының рәсми өлеше көндезге сәгать унбердә башлана. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашыр дип көтелә. Мәрхүмгә җеназа намазы Мәрҗани мәчетендә укыла. Сөекле җырчыбыз Яңа Татар зиратында җирләнә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!