ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Минтимер Шәймиев Илһам Шакиров исемендәге фестиваль булдырырга тәкъдим итте

Татарстанның беренче Президенты, Республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Илһам Шакиров исемендәге фестиваль булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия  театрында легендар җырчыны соңгы юлга озату вакытында сөйләде, дип хәбәр итә "Татар-информ".
 
Минтимер Шәймиев Илһам Шакировның вафат булуын барыбыз өчен дә зур югалту булуын әйтте. "Уйлап карасаң, Илһамның Ходай биргән тавышы аша безнең бөек шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның, халкыбызның гасырдан-гасырга килгән җырлары, аның моңы аша, аның җырлары аша безгә җиткерелде. Бу - гаять зур хезмәт", - диде ул.

Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңа төзеләчәк концертлар залына Илһам Шакиров исемен бирү тәкъдимен хуплавын белдерде.
 
"Безнең әле Илһам Шакиров исемендәге фестиваль барлыкка килергә тиеш. Берничә ел Рәшит Ваһапов фестивале уздырыла. Оештыручыларга без рәхмәтле. Ә Илһам Шакиров фестивале тирәнлеге белән аерылып торырга тиеш", - диде Дәүләт Киңәшчесе җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!