ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

2018 елда Татарстанда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән 64 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелде

2018 елда Татарстанда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән 64 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын төзү буенча аеруча Арча, Кукмара, Буа, Менделеевск, Нурлат, Чүпрәле, Кайбыч, Питрәч районнары авыл җирлекләре территорияләрендә актив эш алып бардылар.

Яңа төзелгән кооперативларга(12 айдан кимрәк эшләүчеләр) матди-техник базаларын үстерүдә ярдәм итү максатларында 2018 елда республика җитәкчелеге тарафыннан 5 млн. сумга кадәр грантлар бирү турында карар кабул ителде. Конкурста 26 катнашучыдан 11е әлеге грантка ия булдылар. Федераль программа буенча 20 катнашучыдан 13е авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базаларын үстерүгә гомуми күләме 267 млн.сумлык грант алды.

2018 елда Татарстан кооперативлары тарафыннан сатып алынган, эшкәртелгән, сатылган продукция күләме 1 млрд.сумнан артык булды.

2019 елда фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм итү өчен «Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм итү системасын булдыру» федераль проекты эшли башлый, ул 2024 елга кадәр исәпләнгән. Әлеге проект крестьян - фермер хуҗалыкларына  грант ярдәме күрсәтү буенча чаралар башкаруны һәм авыл хуҗалыгы  кулланучылар кооперативларына субсидияләр бирүне күздә тота.

Программаның асылы шунда, авыл хуҗалыгы кулланучылар  кооперативлары әгъзалары булып торучы, яңа төзелгән крестьян - фермер хуҗалыкларына 4 млн. сум күләмендә грантлар биреләчәк, шуннан 1 млн.сумын  (кимендә 25%) алар кооперативның бүленми торган фондына   аның  матди-техник  базасын  үстерү өчен  кертергә кирәк  була. 

Авыл  хуҗалыгы кулланучылар  кооперативларына да аларның хуҗалыгы  кулланучылар кооперативлары әгъзалары продукциясен сатуга бәйле  чыгымнар өлешен каплауга  субсидияләр рәвешендә ярдәм күрсәтеләчәк (гомуми сату күләменнән чыгымнарның 10нан 15%ына  кадәр).

Моннан тыш, кооперативларга  кооператив әгъзалары  өчен  авыл  хуҗалыгы  хайваннары һәм кооператив  әгъзаларына  хезмәтләр  күрсәтү  өчен  авыл  хуҗалыгы техникасы сатып алуга  чыгымнарны  каплауга  (50%тан  арттырмыйча) субсидияләр биреләчәк. Бу чара таралып  эшләүче  авыл  хуҗалыгы продукциясе  җитештерүчеләрен, шул исәптән  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны  һәм крестьян - фермер хуҗалыкларын кооперативларга    берләшүгә  җәлеп  итүне  арттыруга  юнәлдерелә.  


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!