ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Әлмәттә 13 яшьлек кызны эзлиләр

 

Әлмәттә 2нче номерлы Түбән Мактама мәктәбе укучысы – 13 яшьлек кызны эзлиләр. Ул 22нче октябрь көнне 17 сәгать 30 минутта бию түгәрәгенә киткән җиреннән әйләнеп кайтмаган. Әнисе сүзләренчә, бала түгәрәккә дә килмәгән. Шул ук көнне 20.00 яки 22.00 сәгать тирәләрендә кызны бистәнең клубы янында күрүчеләр булган.


Укучыны эзләү белән әти-әниләр һәм Әлмәт полициясенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге шөгыльләнә. Кызны күрүчеләрне яки кайдалыгын белүчеләрне тәүлек буе эшләүче 8-800-700-54-52 түләүсез номерына яки 02 хезмәтенә шалтыратуларын сорыйлар.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!