ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанга урман янгыннарын сүндерү техникасы алу өчен ел саен 44 млн сум акча биреләчәк

 

Татарстанга 2023 елга кадәр урман янгыннарын сүндерү техникасы автопаркын яңарту өчен ел саен 44 миллион сум акча биреләчәк. Акча «Экология» илкүләм проекты кысаларында бүленәчәк. Бүген Татарстанга эш сәфәре белән килгән РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Валентик шул хакта хәбәр итте. 

 

«Әлеге проект тиздән расланачак. Татарстанга якындагы елларда урман янгыннарын сүндерү техникасы алу өчен ел саен 44 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Шунлыктан үз ихтыяҗларыгызны әлеге акчалар хисабына хәл итәчәксез», - дип искәртте Иван Валентик Биектау авылында III типтагы янгын сүндерү станциясе белән танышкан вакытта, дип хәбәр итә "Татар-информ". 

 

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта билгеләнгән планнарны тормышка ашырырга мөмкинләр туды. Моның өчен төбәкләргә сизелерлек күләмдә акча бүлеп бирелә.  «Тулаем алганда, илдә урман янгыннарын сүндерү техникасы алу өчен генә дә 22,5 миллиард сум акча бүленәчәк», - диде Иван Валентик. 

 

Ул РФ Президенты Владимир Путинның урман тармагына зур игътибар бирүен, шунлыктан бу өлкәнең җитди финанслануын билгеләп үтте.  «Һәр төбәк игътибарны тоячак», - дип сүзен йомгаклады Валентик.

Татарстанга 2023 елга кадәр урман янгыннарын сүндерү техникасы автопаркын яңарту өчен ел саен 44 миллион сум акча биреләчәк. Акча «Экология» илкүләм проекты кысаларында бүленәчәк. Бүген Татарстанга эш сәфәре белән килгән РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Валентик шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге проект тиздән расланачак. Татарстанга якындагы елларда урман янгыннарын сүндерү техникасы алу өчен ел саен 44 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Шунлыктан үз ихтыяҗларыгызны әлеге акчалар хисабына хәл итәчәксез», - дип искәртте Иван Валентик Биектау авылында III типтагы янгын сүндерү станциясе белән танышкан вакытта.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта билгеләнгән планнарны тормышка ашырырга мөмкинләр туды. Моның өчен төбәкләргә сизелерлек күләмдә акча бүлеп бирелә.

«Тулаем алганда, илдә урман янгыннарын сүндерү техникасы алу өчен генә дә 22,5 миллиард сум акча бүленәчәк», - диде Иван Валентик.

Ул РФ Президенты Владимир Путинның урман тармагына зур игътибар бирүен, шунлыктан бу өлкәнең җитди финанслануын билгеләп үтте.

«Һәр төбәк игътибарны тоячак», - дип сүзен йомгаклады Валентик.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/08/180443/

Татарстанга урман янгыннарын сүндерү техникасы алу өчен ел саен 44 млн сум акча биреләчәк

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/08/180443/


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!