ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

«Россия чаңгы юллары» һәм «Татарстан чаңгы юллары» ярышларында республикада 171 мең 950 кеше катнашты

 

Быел «Россия чаңгы юллары-2019» һәм «Татарстан чаңгы юллары-2019» спорт чараларында республика калалары һәм районнарында 171 мең 950 кеше катнашты, дип хәбәр итә Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.


Казанда традицион спорт бәйрәме шәһәрнең өч мәйданчыгында узды. Горки-Әмәт урманында Совет, Идел буе һәм Вахитов районнарында яшәүче 6 меңгә якын кеше чаңгы юлына чыкты. Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы ярындагы мәйданчыкка 5 меңгә якын кеше килде-монда күбесенчә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр җыелды.


«Россия чаңгы юллары-2019» ның төп старты Татарстан башкаласының Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионында бирелде, анда чаңгы узышларын яратучылар 10 мең иде.


Татарстан Республикасы муниципаль районнарында шулай ук «Татарстан чаңгы юллары»массакүләм стартлары узды. Быел ярышлар шул исәптән 2018 елда республиканың 16 районы территориясендә ачылган 16 модульле чаңгы базасына – Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Балтач, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Лаеш, Түбән Кама, Тәтеш һәм Чирмешән районнарында узды.


Исегезгә төшерәбез, «Россия чаңгы юллары» безнең илдә ел саен 1982 елдан бирле үткәрелә. Казанда чаңгы ярышлары 15 нче тапкыр узды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!