ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Мәгариф министры чын татар гимназиясе нинди булырга тиешлеген әйтте

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервьюсында татар мәктәбе дип аталган уку йортының нинди шартларга җавап бирергә тиешлеген әйтте.

“Иң беренче чиратта, милли мохит булдыру, барлык чараларның ана телендә узуы, татар телен камил белгән, татар телендә белем бирергә сәләтле педагоглар туплау, татар теленә тәрҗемә ителгән уку әсбапларына заказ бирү һәм мөмкин кадәр ана телендә белем бирүне тәэмин итү”, - дип аңлатты Рафис Борһанов.

“Билгеле, әти-әниләр гаризасы нигезендә күп кенә милли уку йортларында төп фәннәрне ике, ә мөмкин булганда 3 телдә укыту гамәлгә керде. Әмма бу тулаем телебездән ваз кичү булырга тиеш түгел, һәм без моңа юл куярга да тиеш түгел”, - ди министр.

Министр әйтүенчә, республикада 42 татар гимназиясе эшли. Рафис Борһанов “шәһәр җирендә матур гына эшләп килгән милли гимназияләребез” дип “барыбызга да яхшы таныш Казан шәһәренең 2 нче гимназиясе, моннан тыш Яр Чаллының 2 нче, Алабуганың 2 нче, Бөгелмәнең 14 нче гимназияләре"н атады.

Министр Буа гимназиясе хакында да фикерләрен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, төгәл фәннәрне татар телендә укытмаган өчен Буа гимназиясе директорын тәнкыйтьләгән иде. “Район үзәгендә булып та милли мохит сакланмаганнар да, кызганычка каршы, бар. Шулар исәбендә Буа гимназиясе дә”, - диде министр.

“Билгеле, район җитәкчелегеннән дә бу юнәлештә эзлекле эш сорала. Әгәр дә һәрберебез үзебезгә максат куеп телебезне саклау өстендә эшләмәсәк, билгеле нәтиҗәгә ирешү бик авыр”, - дигән фикердә Рафис Борһанов.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!