ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Путин: Рөстәм Миңнеханов – көчле җитәкче


Татарстан үсеш дәрәҗәсе буенча алдынгы субъектларның берсе булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов – нык җитәкче, дип билгеләп үтте Владимир Путин Татарстан Республикасына эш сәфәре вакытында.

«Рөстәм Нургалиевич – көчле җитәкче», – диде Путин.

Ул искәрткәнчә, республика үз үсеше күрсәткечләре буенча башка төбәкләр арасында беренче урыннарны били.

«Федерация субъектлары арасында яхшы үсеш күрсәткечләре белән Татарстан беренче урыннарның берсен тота», – дип йомгаклады Владимир Путин.

Элек ул Татарстан төбәген халык өчен беренче чиратта торган проблемаларны хәл итү үрнәге дип атады, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!