ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Башкалада “Халык инвентарьлаштыруы”исемле гомумшәһәр акциясе башлана


30 октябрьдә Казанда “Халык инвентарьлаштыруы” исемле гомумшәһәр акциясе башлана.


Аның барышында башкаладагы хуҗасыз биналарны, буш яткан җир участокларын, тиешле техник хәлдә булмаган корылмаларны, хуҗасы булып та, нәтиҗәле файдаланылмаган биналар ачыкланыр, дип көтелә.


“Халык инвентарьлаштыруы” акциясенә уздыруда Санкт-Петербург тәҗрибәсе өйрәнелгән. Биредә мондый акция уздыру барышында халыктан алынган 2000 гә якын мөрәҗәгать нәтиҗәдә, 754 объект исемлеге төзелгән, Санкт-Петербургның шәһәр милек фонды тарафыннан аукционга кую өчен авария объектларыннан 8 исемлек төзелгән.


Казанлылардан исә 30 октябрьдән 200-04-04 телефон номеры буенча махсус эшлиячәк Call-үзәккә шалтыратып, мөрәҗәгатен калдыра алачак. Моннан тыш, мөрәҗәгатьләр Казан мэриясенең интернет-кабул итү бүлмәсенә, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты сайтына кабул ителә.


Иң зур активлык күрсәткән казанлыларны бүләк көтә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!