ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Икътисадый үсеш министры: пенсия яшен кабат күтәрү мәсьәләсе каралмый


Илдә кабат пенсия яшен арттыру мәсьәләсе күтәрелмәяәк. Илнең икътисади үсеш министры Маким Орешкин әнә шулай дип тынычландырган.

 
Дөрес, 2036 елга кадәр генә. “Пенсия реформасы алдагы дистә ел эчендә әлеге сорауга кабат әйләнеп кайтмаслык итеп төзелгән. Безнең фаразлар нигезендә, 2036 елга кадәр пенсия яшен арттыру каралмаган”, – дип белдергән министр.

 

Тагын шунысын да өстәгән: узган ел пенсия турындагы канунга үзгәрешләр кертелмәгән булса, быелның 1 гыйнварыннан пенсияне 7 процентка индексацияләү мөмкинлеге килеп чыкмас иде. Максим Орешкин фикеренчә, пенсия яшен арттыруның уңай нәтиҗәсе тагын берничә елдан күренәчәк.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!