ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарларның милли бөтенлеген саклау программмасы әзерләнгән

 

Татарстан хөкүмәте Татарстаннан читтә яшәүче татарларның ассимиляцияләнүен туктатуны максат иткән программа кабул итәргә җыена. Документны Бөтендөнья Татар конгрессы һәм Татарстанның мәдәният министрлыгы әзерләгән. Ул 2014–2016 елларга исәпләнгән.


Программа нигезендә дин әһелләре, эшмәкәрләре, яшьләренең, укытучылар, тарихчыларның җыеннарын, шулай ук бәйге, конференцияләр үткәрү, “Ана теле”, “Татар иле” порталларын үстерү күздә тотыла. Шул рәвешле татарча сөйләшүче татарлар саны ел саен 1 процентка артыр дип исәпләнелә. Проектны тормышка ашыруга 89,9 миллион сум акча каралган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!