ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Алексей Песошин Татарстан халкын хәрби-интернационалистлар көне белән котлады

атарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлады. Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе чит ил сугышлары һәм конфликтлары Россиядә яшәгән 100 меңләгән кеше язмышына кагылды, диде.

«Әфганстанда гына да 15 мең чамасы кеше һәлак булды. Безнең ил әләме астында хәрби-интернациолистлар сугышкан башка «кайнар нокталар» да булды», – диде ул.

Хәрби конфликтларда катнашучылар батыр һәм нык булуларын күрсәтте, бүген алар һәлак булган иптәшләрен искә ала, диде Песошин. «Алар безнең гражданнарның исендә мәңге саклана һәм хөрмәткә лаек!» - диде ул.

«Һәлак булган хәрбиләрнең батырлыгы алдында баш иям. Без хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, һәлак булганнарның гаиләләре турында онытырга тиеш түгел», – диде Премьер-министр. Ул ветераннарны кайгыртырга һәм аларга игътибарлы булырга, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә кирәклеген искәртте.

Татарстан Премьер-министры Ватаннарыннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Татарстан хәрбиләрен котлады һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде. Шулай ук аларның туганнарына һәм якыннарына рәхмәт әйтте.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!