ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

ТР Хөкүмәте Йортында сәламәтлек саклау өлкәсен белгечләр белән тәэмин итү турында сөйләштеләр

 

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сәламәтлек саклау өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү турында сүз барды.Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Татарстанда табиблар белән тәэмин ителеш - 10 мең кешегә 35, урта медик хезмәткәрләр 10 мең кешегә - 90,7.  Поликлиникаларда 2018 елда Татарстанда кадрлар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе - 69,8 %. Актаныш Үзәк район хастаханәсендә - 60,4 %, Тәтеш ҮРХ - 60,1 %, Чаллы медицина оешмаларында - 59,4 %, Әлмәт районында - 57,3 %, Сарман ҮРХ - 57,0 %, Лениногорск ҮРХ - 55,1 %, Түбән Кама медицина оешмаларында - 54,5 %, Зәй ҮРХ - 51,8 %, Чистай ҮРХ - 51,1 %, Минзәлә ҮРХ - 50,8 %, Спас ҮРХ - 50,0 %, Менеделеевск ҮРХ - 47,5 %.


 

Кадрлар дефицитын бетерү өчен ТР сәламәтлек саклау министры фикеренчә, муниципаль районнар дәрәҗәсендә максатчан белем алу буенча килешүләр башкарылуы контролен көчәйтергә кирәк, аз санлы районнарда муниципаль ипотекалы торакларга грантлар бирергә, башка төрлек формада яшь белгечләрне торак белән тәэмин итәргә (аренда, социаль найм), максатчан белем алучыларга стипендияләр бирергә, шулай ук "Земской доктор" программасын дәвам итәргә кирәк. 


Татарстан Президенты табиблар җитмәү бик кискен булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, бүген республика бюджетыннан поликлиникаларны тзекләндерүгә җитди акча сарыф ителә, шулай ук фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. "Ә анда эшләргә кеше юк! - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу район башлыклары җаваплыгы. Сездә табиблар юк икән, кирәк булган югары квалификацияле белгечләр юк! Табиблар җитмәү - демография мәсьәләләре дә, гомумән гражданнар тормыш сыйфаты мәсьәләсе ул!" 


Видеоконференция аша ТР Президенты Әлмәт муниципаль районы, Чаллы, Түбән Кама башлыклары белән элемтәгә чыкты. Ул ерактагы районнарда гына түгел, ә эре шәһәрләрдә дә табиблар җитмәү мәсьәләсен күтәрде. 


Курашов ис. Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов сүзләренчә, максатчан белем алучы студентлар белән элемтәне даими рәвештә алып барырга кирәк, стипендияләр түләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. 


Рөстәм Миңнеханов табиблар кытлыгы көчлерәк булган юнәлеш буенча башка медицина белгечләрен өйрәтү мөмкинлеген карарга кирәк дип саный.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!