ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Ак Барс” уенчылары Рөстәм Миңнехановка рюкзак бүләк итте

Казанның “Ак Барс” хоккей клубы уенчылары плей-офф алдыннан Татарстан Президенты белән традицион очрашуда Рөстәм Миңнехановка фирма рюкзагы һәм клуб фотосын бүләк итте, дип хәбәр итә "Татар-информ".

“Традиция буенча плей-офф алдыннан очрашабыз. Узган ел сез ясаган бүләк өчен рәхмәт. Команда әзер булган очракта, ул барсын да булдыра. Сез - безнең команда һәм нәтиҗә нинди булуга карамастан, безнеке булып каласыз. Сезгә имгәнүләр алмаска, уңышлар телибез һәм шатлыклы хәбәрләр көтәбез", - диде Татарстан Президенты.

Беренче урын берәү генә һәм аны алырга кирәк, әмма бу турыда гына уйларга ярамый. Хоккей – күмәк уен һәм теләсә нинди хата күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин”, - диде Рөстәм Миңнеханов командага.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” командасы уенын һәрвакыт күзәтеп баруын һәм борчылуын әйтте. “Уеннарда булганда миңа авыр. Тренерның борчылуына карап, мин дә шулай ук борчылам", - диде ул.

“Безгә ышанычыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт”, - диде “Ак Барс” капитаны Александр Свитов.

Республика Президенты бүләкләр өчен рәхмәт әйтте һәм клуб белән фотога төште.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!