ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Журналист Венера Ихсанова вафат

 

Күренекле журналист, озак еллар дәвамында элеккеге "Яшь ленинчы" газетасының һәм "Азат хатын" журналының баш мөхәррире булып эшләгән Венера Ихсанова 86нчы яшендә вафат. Бу турыда җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь Роберт Миңнуллин инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.


"Күренекле журналист, озак еллар элекке "Яшь ленинчы" газетасының һәм "Азат хатын" журналының редакторы булып эшләгән бик хөрмәтле остазыбыз, дустыбыз һәм каләмдәшебез Венера апа Ихсанова вафат булган. Урыны җәннәттә булсын", - дип яза ул.


Роберт Миңнуллин Венера Ихсанова турында хатирәләрен дә искә алган. "Ул мине университеттан соң "Яшь ленинчы"га эшкә алды, эшкә өйрәтте. Рәхмәтләр аңа. Ул күренекле язучыбыз Ләбибә Ихсанованың сеңлесе дә. Искиткеч матур күңелле кеше, шәп редактор иде. Бер йортта яшәдек. Дуслар булып калдык. Елмаюлары күңелемнән берчакта да китмәс инде", - дип яза шагыйрь.

 

Венера Ихсанова белəн хушлашу иртəгə сəгать көндезге унда Декабристлар урамындагы 115нче йортның 76нчы фатирында булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!