ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда һава торышы бозыла

 

18 февральдә төнлә һәм көндез, шулай ук 19 февральдә төнлә Татарстанда һәм Казанда һава торышы начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

18 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән көчле кар, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булачагы көтелә.

18 февральдә көндез һәм 19 февральдә төнлә төньяктан секундына 15-20 метр, урыны белән 23 метрга кадәр көчле җил булуы ихтимал. Шулай ук юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

 

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе, бик кирәк булмаган очракта, ерак юлга чыкмаска киңәш итә. 15нче февраль көнне Татарстанда өч куркыныч юл һәлакәте булып, алты кешенең гомере өзелде.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!