ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда хезмәткәрләрнең 14 проценты 9 мең сумнан кимрәк хезмәт хакы ала

 

Татарстанда хезмәткәрләрнең яртысы айга 19 мең сумнан артыграк, ә 14 проценты 9 мең сумнан кимрәк хезмәт хакы ала. Ә 75 мең сумнан артыграк алучы хезмәткәрләр 1,6 процентны тәшкил итә икән. Бу хакта “Рейтинг” агентлыгы белгечләре уздырган тикшерү нәтиҗәләреннән билгеле булды.


Әлеге саннар медиана буенча исәпләп чыгарылган. Алар уртача хезмәт хакы күләмен түгел, ә рәт уртасындагы кешенең хезмәт хакын чагылдыра. Аны исәпләү өчен барлык хезмәт хаклары үсү тәртибендә тезелә. Медиана күрсәткече дип нәкъ уртада торганы алына. Белгечләр сүзләренчә, хезмәт хакы күләмен болай исәпләү чынбарлыктагы вәзгыятьне төгәлрәк чагылдырырга ярдәм итә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!