ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының утырышы узды

 

Бүген Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының XIV утырышы булып узды. Анда палатаның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшь коллегалары эшен уңай бәяләде. Гәрчә, аның фикеренчә, эшчәнлекнең кайбер юнәлешләрен көчәйтергә кирәк булса да.

 
Ф.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советында яшьләрнең укуын һәм ялын оештыруга кагылышлы мәсьәләләр даими каралып килә. Республиканың югары законнар чыгару органы тарафыннан кабул ителгән карарлар шәһәрләр һәм районнарыбызда һәрвакыт яшьләр оешмалары тарафыннан хуплау таба, дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе.


Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык мәгълүматларына караганда, Татарстан яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча Бөтенроссия рейтингында лидер булып тора. Әле күптән түгел генә Россия Президентының Идел буе Федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында катнашучылар да республиканың бу җәһәттән республиканың уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте.


“Республикада булдырылган “социаль лифт” ярдәмендә яшьләр үзләрен күрсәтү мөмкинлеге алды. Хакимиятнең төрле баскычларында булдыклы яшьләрне бик тиз күреп алалар”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Дәүләт Советы Рәисе яшь парламентчыларны эшче белгечлекләре абруен күтәрү, шулай ук милли культураларны үстерү, ватанпәрвәрлекне тәрбияләү темасы буенча фикер алышуга активрак кушылырга чакырды.


Парламент башлыгы шулай ук республикабызның өч еллык сайлау циклына керүен, биредә яшьләрнең үз сәләтләрен тулысынча күрсәтә алуын искә төшерде. Дәүләт Советы белән беррәттән, Иҗтимагый яшьләр палатасының да яңа составы булдырылачак. Моңа бәйле рәвештә Фәрит Мөхәммәтшин палатаны булдыруның яңа тәртибе турында уйланырга тәкъдим итте.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!