ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Франциягә эш сәфәре кыла

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциягә ике көнелк сәфәр кыла. Кичә ул Марсель шәһәренә китте.


Марсельгә килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Airbus Helicopters компаниясенә барды. Рөстәм Миңнехановка кыскача гына Airbus Helicopters команиясен һәм аның Airbus бүлекчәсен оештыру, шулай ук граждан һәм хәрби вертолетлар төзелеше өлкәсендәге хәл ителшеләр турында сөйләделәр. Очышлар кырында Airbus Helicopters вертолетларының берсе күргәзмә очыш күрсәттте. Airbus Helicopters компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән аралашу вакытында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан компания белән мөмкин булганча хезмәттәшлек итәргә тели. Ул искәрткәнчә, Казан вертолетлар заводы Россиянең алдынгы вертолетлар төзүче заводларының берсе булып тора. Татарстанда бу өлкәдә зур тәҗрибә тупланган. Бүген Казан  вертолетлар заводы («Россия вертолетлары» холдингына керә) вертолетлары бөтен дөньяга мәгълүм һәм уңышлы рәвештә экспортлана. Рөстәм Миңнеханов, ике яклы хезмәттәшлек өчен күп юнәлешләр бар, дип ышаныч белдерде.

 

Татарстан Президенты кичә Марсельдә Европа һәм Урта диңгез цивилизацияләре музеенда булды. Аннары Альпы Прованс Лазурный Берег төбәге Президенты Рено Музелье белән очрашты. «Безнең күп кенә проектларыбыз чит илләр партнерлары белән бергәләп гамәлгә ашырыла, шул исәптән француз компанияләре белән дә, – диде Рөстәм Миңнеханов очрашуда. – Сезне безнең республика белән хезмәттәшлеккә чакырабыз».  Аннары очрашу киңәйтелгән составта узды. Прованс – Альпы –  Лазурный Берег Төбәк Советы Президенты Рено Музелье Татарстан Республикасы  делегациясе әгъзаларын сәламләде һәм, Россиянең бу төбәгенә визит белән бара алырмын, дип өмет белдерде. Очрашуда яклар мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәләрендә багланышларны киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

 

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Франция – Татарстан» эшлекле форумында катнашыр дип көтелә.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко