ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Башкортстанда республика оешуның 100 ел тулуны билгеләп үтәләр


Бүген, 23 мартта, Башкортстан республикасы оешуга 100 ел тулуны каршы ала. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

100 ел элек 1919 елда Башкортстанның Совет Автономиясе турында Россия Эшче-крестьян хөкүмәте Башкортстан хөкүмәте белән килешүгә кул куела. Әлеге сәяси акт күпмилләтле Россия дәүләте тормышында тарихи вакыйга һәм республиканың үз дәүләтчелеген булдыруда мөһим этап булды.

Бу истәлекле дата уңаеннан Башкортстанда быел бәйрәм чаралары уза.«Башкортстанның 100 еллыгына - 100 яңа объект» дигән масштаблы республика программасы тормышка ашырыла. Төбәктә бәйрәмгә мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләре, социаль, юл, инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелә.

6 март көнне Мәскәү Халыкара музыка йортында республиканың иң танылган артистлары һәм сәнгать осталары катнашында «Башкортстанда туганнар» дип аталган бәйрәм концерты булды.

Бүген, 23 мартта, Уфада, «Башкортстан» Дәүләт концерт залында төп юбилей тантаналары узачак: җыелыш һәм «100 бөек ел» бәйрәм концерты оештырыла. Концертны республиканың барлык халкы карый алачак: чара 15.00 сәгатьтән башлап БСТ һәм «Башкортостан-24» телеканалларында трансляцияләнәчәк.

Төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Башкортстан халкын республиканың 100 еллыгы белән Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев котлады.

 

"Татар-информ"


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!