ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен чаралар башланды

 

Язгы каникул чорында Татарстан мөхтәсибәтләре рухи-сәламәтләндерү чаралары оештыра. Традицион рәвештә республика мәчетләрендә балалар өчен танып белү, күңел ачу программасы әзерләнде, ул үз эченә әхлак һәм тәрбия курсларын, Ислам нигезләре буенча дәресләрне, Коръән уку һәм сүрәләр ятлауны, шулай ук Коръән уку бәйгеләрен ала, дип хәбәр итә Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.

 

Аерым алганда, каникул көннәрендә Нурлат һәм Баулы мөхтәсибәтләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен Ислам нигезләре буенча уку-танып белү курслары уздырыла. Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә дә дин нигезләре һәм ислам тәрбиясе буенча дәресләр үткәрелә.

 

27 мартта Чаллының "Ак мәчете"ндә (Яңа шәһәр, 2/14) мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар өчен 24 нче тапкыр традицион республикакүләм Коръән уку бәйгесе узачак. 30 мартта Балык Бистәсенең Үзәк мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе узачак. 31 мартта мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен шундый ук конкурс Питрәчтә оештырыла.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр