ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Һава торышы рекорд куя


Хәзерге вакытта Татарстанда аномаль жылы һава торышы саклана. Синоптиклар исә югары температура киләсе атнаның уртасына кадәр дәвам итәчәк, дип фаразлый.  


Ноябрьнең беренче көннәрендә 7–8 градус җылы булды. Кичә көндез Казанда 10 градус җылылык күзәтелгән. 1938 елда шул ук көнне терекөмеш баганалары 10,8 градусны күрсәткән. Синоптиклар алдагы өч көндә яңа температура рекорды куелыр, дип фаразлый. 


Халык календаре буенча бу көннәрдә көзне озату чаралары уза, һәм икенче кар яварга тиеш. Аларга ышансак, 5 ноябрь көнне бик күп кар яуса һәм эремәсә, кыш–йомшак, ә җәй уңышлы була. Әгәр дә вак һәм каты кар яуса, кышны 22 ноябрьләрдән соң гына көтәргә кирәк..

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!