ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Мидхәт Корманов президенттан үзен эштән азат итүне сорады

 

Бүген Татарстанның Юстиция министры Мидхәт Корманов президентка үзен эштән азат итүне сорап мөрәҗәгать итте. Интеллектуаль милек мәсьәләләре советы утырышында катнашкан президент чара тәмамланганнан соң журналистларга әлеге мөрәҗәгатьне кабул итүен белдерде.

 

Мидхәт Кормановның отставкага китүе улы Илдар Корманов тирәсендә куерган вакыйгаларга бәйле. Күптән түгел Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков аның Франциянең Казанда кибет ачкан “Леруа Марлен” фирмасыннан 47 миллион сум ришвәт алуда шикләнелүен хәбәр иткән иде.

 

“Отставкага китүем миңа гаиләмне яклауда катнашырга һәм үземнең намуслы исемемне кайтарырга ярдәм итәр, тикшерүгә йогынты ясый, дигән сүзләрне туктатыр дип ышанам. Массакүләм мәгълүмат чараларына ашыгыч рәвештә җиткерелгән хәбәр дөреслектән ерак. Үземне һәм гаиләмне яклый алуымда шикләнмим”, – диелә Мидхәт Кормановның Юстиция министрлыгы сайтына урнаштырылган мөрәҗәгатендә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!