ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

ТР Хөкүмәтендә калдыкларны чыгару буенча тарифларны яңадан исәпләү мәсьәләсе тикшерелә 

 

Татарстан Хөкүмәтендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча тарифларны яңадан исәпләү турындагы мәсьәләне карыйлар. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте. 

 

«Чүп» реформасы быелның 1 гыйнварында ук үз көченә керсә дә, әлеге өлкәдәге бәяләр сәясәтен март аенда тәүге түләү кәгазьләрен кулга алгач кына аңладык. Бу системада кайбер нәрсәләрне җайга салырга кирәклеге көн кебек ачык», - диде Галимова. 

 

«Бу тема ТР Президентының шәхси контролендә», - дип өстәде ул. 

 

Реформа үз көченә керү белән республиканың бюджет оешмалары, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бәяләрнең артуын теркәде. Шул ук вакытта, аларның бюджетлары иске тарифларны исәпкә алып формалаштырылган, дип хәбәр итә "Татар-информ". 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!