ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Дакар" раллие киләсе елдан Согуд Гарәбстанында узарга мөмкин

 

2020 елдан “Дакар” ралли-марафоны Согуд Гарәбстанында үткәрелә башларга мөмкин. Ярышларны оештыручылар әлеге ил белән биш елга килешү төзегән.

 

Билгеле булганча, соңгы биш елда ралли-марафон Көньяк Америкада үткәрелде. Быел бу ярышта Чаллының “КАМАЗ-Мастер” командасыннан Эдуард Николаев экипажы җиңү яулады. Икенче урынны да якташларыбыз алды. “КАМАЗ-Мастер” командасын уңышлы чыгышлары белән Россия Президенты Владимир Путин, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ханов котлады.

 

Чаллы командасы әлеге ярышта барлыгы 16 җиңү яулады.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!