ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда биш яшьлек бала һәм аның әтисе ис газы белән агуланган 

Узган төндә Казанда биш яшьлек бала һәм аның әтисе йоклаганда ис газы белән агуланган. Кызны хастаханәгә китергәннәр. Баланың атасы хастаханәгә ятудан баш тарткан. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр. 

"Бүген 0.56 сәгатьтә Казанның Яңа Сосновка бистәсендәге Беренче Молдавия урамындагы бер йортта ике кеше ис газы белән агуланган. Шул хакта  хәбәр 112 номерына килде", - диделәр ведомствода. 

Урынга килеп җиткән табиблар 33 яшьлек ир-ат һәм аның биш яшьлек кызына ярдәм күрсәткән. Балага уртача катлаулылыкта агуланган дигән диагноз куйганнар. Аны Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Ир-ат хастаханәгә ятудан баш тарткан. 

Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/05/183948/

Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!