ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов ГХФның Татарстандагы активы белән социаль өлкәнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының (ГХФ) Татарстандагы активы белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Аның эшендә ГХФның ТРдагы төбәк штабы рәистәше, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ГХФның ТРдагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов һәм «ГХФ яшьләре» координаторы Дамир Нургалиев катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Очрашуда гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру буенча җәмәгатьчелек тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру барышы турында сөйләштеләр. Аерым алганда, җәмәгать киңлекләрен үстерү, шәһәр җәмәгать транспорты эшен камилләштерү мәсьәләләре һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.   


Искәртәбез, кичә Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының (ГХФ) Россия төбәкләрендә паллиатив ярдәмне үстерүгә юнәлгән проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырган иде.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!