ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Татмедиа” агентлыгы телевизион фильм сценариена бәйге игълан итә


“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы “Яңа Гасыр” телеканалы белән бергә татар телендә кыска метрлы телевизион фильм сценариена бәйге игълан итә. Аның максаты – авторлар игътибарын татар халкының рухи һәм мәдәни традициләренә юнәлтү.


Бәйгедә мавыктыргыч һәм детальләренә кадәр уйлап язылган, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләрен күтәргән сюжетларга өстенлек биреләчәк.


Гаризалар 30 ноябрьгә кадәр 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, 6 кат, ММЧ бүлеге кабинеты адресына яки film@tatmedia.com электрон адресы аша кабул ителә. Бәйгенең нигезләмәсе “Татмедиа” агентлыгның сайтына (www.tatmedia.tatarstan.ru) “Бәйгеләр” бүлегенә урнаштырылган. Сораулар белән 570-31-12 номерына, Галимуллина Лилия Рәфыйковнага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!