ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда автобус пассажиры умыртка сөяген сындырган


Кичә Казанда 27 яшьлек кыз җәмәгать автобусында барганда егылып умыртка сөяген сындырган. Кызның башына, күкрәк читлегенә, иңбашына да зыян килгән.


Шуңа охшаш вакыйга тагын бер автобуста булган. “МАЗ” автобусы салонында 66 яшьлек хатын-кызның умыртка баганасына һәм башына зыян килгән. Әлеге гадәттән тыш хәлләрнең икесенә дә йөртүченең кинәт тормозга басуы сәбәпче, дип хәбәр итә Казан шәһәре ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!