ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Леонид Якунин: Соңгы дүрт елда Татарстан бюджеты 100 миллиард сумга артты 

 

Соңгы дүрт елда Татарстан бюджеты 100 миллиард сумга арткан. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында аның рәисе Леонид Якунин хәбәр итте. 

 

«Дүрт ел эчендә безнең бюджет 100 миллиард сумга артты. Бу 2018 ел нәтиҗәләре буенча», - диде депутат. 

 

Татарстан финанслар министрының беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, узган елда Татарстан бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 235,3 миллиард сумга җиткән, бу планнан 2 процентка артык. Республика бюджеты чыгымнары 274,7 миллиард сум тәшкил иткән. 

 

Ул шулай ук Татарстан керемнәренең 65 проценты федераль бюджетка китүен, ә 35 проценты республикада калуын искәртте. «Бу проблема саклана.  Республикада 50 процент калса, яхшы булыр иде, – дип өстәде Якунин. – Бу инвестицияләүгә комачаулый һәм Россия Президенты указларының үтәлешен кыенлаштыра». 

 

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2019 елга Татарстан бюджеты дефициты 5,5 тапкыр арттырылган дип хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта республика бюджетының агымдагы елга керемнәре дә, чыгымнары да арта. 

 

2019 елда Татарстан бюджеты керемнәре 242,2 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк, чыгымнар – 265,1 миллиард сумнан артык. Дефицит 22,9 миллиард сум булачак. 

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!