ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Рубин" "Крылья Советов"ка оттырды

 

Бүген Казанның "Рубин" командасы премьер-лиганың 23нче туры кысаларында Самарада җирле "Крылья Советов"ка каршы уйнады. Очрашу хуҗалар файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды.

 

Әлеге матчта Самара командасы өчен кайчандыр "Рубин"да уйнап киткән биш уенчы – Сергей Рыжиков, Рамиль Шейдаев, Максим Канунников, Сергей Корниленко һәм Денис Ткачук чыгыш ясады. Беренче таймы 0:0 исәбе белән тәмамланган очрашуның икенче өлешендә "Крылья Советов" уңышка иреште. Тупны 56нчы минутта Зиньковский кертте. Матч Самара командасы файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды.

 

Шулай итеп, "Рубин" рәттән дүртенче очрашуда оттырды. Якташларыбызның инде алты уен дәвамынңа җиңү күргәне юк. Казан командасы 30 очко белән турнир таблицасының сигезенче баскычында бара.

 


 

 



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко