ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда авыл хуҗалыгын техника белән тәэмин ителеш 60 проценттан артмый

 

Агро-сәнәгать комплексының машина-трактор паркы структурасы үсемлекчелектә һәм терлекчелектә вакытында технологик операцияләрне башкаруны тәэмин итә. Иң әһәмиятлесе техниканы сыйфатлы ремонтлау һәм эшне дөрес оештыру. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә хәбәр итте.

 

Министр сүзләренчә, уртача авыл хуҗалыгы машиналарының яртысы диярлек амотризация срокларыннан узганнар, норматив тәэминат та 60 проценттан артмый. 

Техник модернизация программасы ярдәмендә республика заманча тракторлар, күп функцияле агрегатлар, чәчү комплекслары һәм башка инновацион техника белән тәэмин ителде. 

 

Соңгы биш елда авыл хуҗалыгы оешмалары 1655 трактор, 748 ашлык җыю, 236 терлек азыгы җыю комбайннары, башка техника сатып алганнар. Бүген республикада 1 комбайнга 470 гектарлык йөкләнеш туры килә, дистәләп районда 500 гектардан да артык, аерым хуҗалыкларда 1 мең гектарга җитә.

 

"Яхшы техник тәэмин ителеш – югары рентабельле эш нигезе, – диде министр. – Кирәкле мөмкинлекләр балмаган районнарда производство икътисады, рентабельлек түбән һәм гомумән тискәре". Ул Әгерҗе, Апас, кайбыч, Минзәлә, Яңа Чишмә районнарында гомумән авыл хуҗалыгы техникасы яңартылмаган паркларны мисалга китерде. 

 

Ул Росагролизинг белән эшне көчәйтергә йөкләде, анда быел техниканы сатып алуга кредитлар буенча иң яхшы льготалы шартлар.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!