ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Уфада Башкортостан Республикасында Татарстан Республикасы Көннәрен ачу тантанасы үтте

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортостан Республикасында Татарстан Республикасы Көннәрен ачу тантанасында катнаштылар. Чара Уфада "Башкортостан" дәүләт концерт залында узды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Концерт алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров "Дуслык күпере" мәдәни-агарту күргәзмә проекты белән таныштылар. Әлеге проект башкорт һәм татар халыклары тарихы һәм мәдәнияты байлыгын чагылдыра. Күргәзмәдә башкорт һәм татар халык киеме, әдәбияты, тарихи документларны күреп була, милли орнаментлар ясарга өйрәтүче мастер-класс оештырылды. 


"Бүгенге кичә ике тугандаш халыкның ныклы дуслыгына багышланган. Йөзләгән еллар безнең ата-бабаларыбыз хәрби һәм хезмәт батырлыгы аша Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуының иң ныклы нигезе булуын исбатладылар", - диде Радий Хабиров чыгышында. 


Ул хәбәр иткәнчә, Башкортостанда 1 миллионнан артык татар яши. "Бу Татарстан читтә яшәүче иң зур диаспора. Алар безнең республикада бик яхшы яши. Рөстәм Нургали улына Татарстанда башкорт диаспорасына күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бергә без күпкә ирешә алабыз". 


Аның сүзләренчә, Башкортостанда татар халкының тарихын, телен, гореф-гадәтләрен саклауда күп эш башкарыла. Татар телендә китаплар басыла, мәктәпләрдә татар теле өйрәнелә. "Нур" Уфа дәүләт татар театры һәм Туймазы дәүләт татар драма театры тамашачыларны шатландыра.

"Иртәгә иртән мин сезне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу чарасына чакырам. Шуннан берничә эшлекле чара булачак. Ә бүген без матур концерт карыйбыз. Барыгызга да күтәренке күеф һәм күелле кич телим", - диде Радий Хәбиров. 


Рөстәм Миңнеханов чыгышында Башкортостан АССРга 100 ел тулу юбилее белән котлады. Ул ассызыклаганча, Башкортостанда Татарстан Көннәре соңгы 30 елда беренче тапкыр оештырыла. "Бүген татар белән башкорттан да якын халыклар юк. Моннан алда без татар җәмәгатьчелеге белән очраштык. Бөтен чыгышларында да барыбызга да якын темалар яңгырады: туган телне саклау, милли традицияләр һәм гореф-гадәтләрне саклау. Татарстан һәм Башкортостан - ике алдынгы регион, безне күп нәрсә берләштерә. Шуңа да безнең дустанә мөнәсәбәтләр ныгый барырга тиеш!", - диде Татарстан Президенты. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!