ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда "Урман утырту көне" табигать саклау акциясе өчен 2,5 миллион данә утырту материалы әзерләнгән

 

2019 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасында "Урман утырту көне" табигать саклау акциясе булачак. Яңа урманнарга, гадәткә әйләнгәнчә, республиканың барлык муниципаль районнарында да нигез салыначак. Шушы максатлар өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2.5 млн данә утырту материалы әзерләнгән (гади нарат, ауропа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.)


Казан халкы ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ Биектау кишәрлеге урманчылыгы территориясендәге Дачное п. тирәсендә һәм Питрәч районы Иске Шигали авылы янәшәсендә "үз агач"ын утырта алачак (акциядә катнашучыларны җыю урыннарын әлеге җирлеккә теркәлгән фоторепортаждан күрергә була). Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Бармакчалы бияләйләр, көрәкләр, үсентеләр урында биреләчәк.


"Урман утырту көне" табигать саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле уздырыла. Аның максаты – республикадагы урман ресурсларын торгызу һәм арттыру, урманнарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклу һәм, тулаем алганда, экологик торышны яхшырту проблемаларына җәлеп итү. 8 ел эчендә уздырылган акцияләр барышында Татарстанда 5284 гектар мәйданда урман утыртмалары утыртылды. Шул ук вакытта 18.6 млн данә күләмендә утырту материалы файдаланылды, чарада катнашучыларның гомуми исәбе 378 мең кешедән артып китте.


Тулырак мәгълүматларны түбәндәге телефон аша алырга була: 8 (843) 221-37-34. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!