ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Дәүләт Советының «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары сайлаучыларның 80% наказын үтәгән 

 

«Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү процедурасында катнашучы ТР Дәүләт Советы депутатлары үз сайлаучыларының 80 процентка якын наказын үтәгән. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте. 

 

«Бүген алдан тавыш бирү процедурасында катнашырга теләк белдергән Дәүләт Советы депутатлары 2014 елда бирле башкарган эшләренә хисап тота. Сайлаучылардан барлыгы 2,5 мең наказ килгән, шуларның 80 проценты үтәлгән», - диде ул. 

 

Андрей Кондратьев мәсьәләләрнең бер өлеше җирле дәрәҗәдә хәл ителүен, ә бер өлеше Хөкүмәтнең республика программаларына керүен әйтте. Федераль дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл итүне Дәүләт Думасы депутатлары үз өстенә алган. 

 

«Минемчә, 80 процент – бик яхшы күрсәткеч», - дип сүзен йомгаклады «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!