ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты кушуы буенча сәламәтлек саклау министры Түбән Камадагы янгын урынына китте

 

Татарстан Президенты кушуы буенча республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Түбән Камада сәнәгать зонасында чыккан янгын урынына китте. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Вакыйга урынына тугыз "ашыгыч ярдәм" бригадасы килгән. Беренче мәгълүматларга  караганда, янгында 17 кеше зыян күргән. Авыр хәлдәге дүрт кешене Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр. Тагын сигезенә Түбән Каманың Үзәк район хастаханәсе табиблары ярдәм күрсәтә.  Түбән Камага вертолет белән табиб-реанимотолог һәм янгында зыян күргән кешеләргә ярдәм итүче белгечләр җибәрелгән.

 

Түбән Камада урнашкан сәнәгать зонасы территориясендә янгын кчке сәгать бишләр тирәсендә чыккан. Коткаручылар аны 26 минут эчендә сүндерә алган.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!