ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бүген Казанда Ислам хезмәттәшлеге илләре яшь эшмәкәрләре форумы башлана

 

Былтыр әлеге чарада дөньяның 50 иленнән 700дән артык вәкил катнашкан.

 

Ислам хезмәттәшлеге илләре яшь эшмәкәрләре форумы быел бишенче тапкыр оештырыла. Ул 20–26 апрельдә узачак. Чарада IT-стартапларны тормышка ашыру өчен инвестицияләр җәлеп итәргә теләгән иң яхшы проектлар катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте. Форум халыкара эшлекле һәм социаль элемтәләрне ныгыту мөмкинлеге бирәчәк дип тә көтелә. Иң яхшы проектлар “KazanSummit–2019” катнашучыларына тәкъдим ителәчәк. Форумның ачылыш тантанасы иртәгә булачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!