ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

WorldSkills чемпионатына федераль бюджеттан 4,6 млрд сум акча бирергә җыеналар

 

Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөньяа чемпионатына федераль бюджеттан 4,6 млрд сум акча бирергә җыеналар. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаганда Премьер-министр Алексей Песошин җиткерде.

 

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен барлыгы 19,6 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Республика 46 федераль проектта катнаша. Аларны тормышка ашыру өчен өч ел эчендә 42 млрд сумнан артык бюджет акчасы тотылачак. Шуның 32 млрд сумга якыны – федераль бюджеттан. 

 

Хәзерге вакытта республика төбәк проектларын гамәлгә ашыруга 46 проектның 39ы буенча килешү төзелгән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!