ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда "Ел хәйриячесе" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

 

Бүген Казанда "Ел хәйриячесе" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Казан Кремлендә узган тантанада җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәбрикләде.

 

“Безнең җәмгыятьнең өлгереп җитүенең мөһим индикаторы булып хәйриячелек белән шөгыльләнүче, социаль яктан әһәмиятле мәсьәләрне чишү һәм мохтаҗларга ярдәм итү өчен үз вакытларын һәм акчаларын сарыф итүче – үсүче республика халкы тора”, – диде Алексей Песошин.

 

Унике ел дәвамында әлеге бәйгедә 2 меңнән артык бизнес вәкиле, хәйрия фондлары, физик затлар катнашты. Тупланган ярдәмнең гомуми суммасы 38 миллиард сумга җитте.

 

Бәйгедә 80 хәйриячене бүләкләделәр.  “Ел хәйриячесе-2018” республика бәйгесендә “Эре һәм урта предприятиеләр”, “Кече бизнес предприятиеләре”, “Шәхси эшмәкәрләр”, “Коммерцияле булмаган оешмалар”, “Физик затлар”, “Хәйриячеләр фонды” һәм “Массакүләм мәгълүмат чаралары” кебек җиде номинациядә нәтиҗә ясалды.

 

Җиңүчеләр арасында "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе Гөлгенә Шиһапова да бар. Ул – газетабыз инде берничә ел дәвамында үзенең дуслары белән бергәләп уздыра торган хәйрия кичәләрен оештыру эшендә башлап йөрүчеләрнең берсе. Узган атнада әлеге чараның 13нчесе узды. Хезмәттәшебезне әлеге җиңүе белән "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе дә котлый.  

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!