ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанның Герцен урамындагы шәхси йортта чыккан янгында дүрт кеше мәете табылган

 

Бүген кич Казанның Герцен урамындагы шәхси йортта чыккан янгында дүрт кешенең мәете табылган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Киров районында кеше яшәми торган йортта янгын чыгу турында хәбәрне 112 хезмәтенә16 сәгать 20 минутта җиткерәләр. Коткаручылар вакыйга урынына дүрт минуттан килеп җитә. Бу вакытта бүрәнәдән салынган йорт һәм ишегалдындагы такта корылмаларга ут капкан була. 

 

Коткаручылар җимерекләр астынннан дүрт кешенең мәетен табып ала. Аларның 58, 45, 43 һәм 41 яшьлек ир-атлар икәнлеге ачыклана. Вакыйганың сәбәпләре тикшерелә. 

 


 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!