ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Дмитрий Квартальнов "Ак барс"ның баш тренеры итеп билгеләнде

 

"Ак барс" хоккей командасының баш тренеры итеп Дмитрий Квартальнов билгеләнде. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

001

ak-bars.ru

 

Моңа кадәр "Локомотив"та төпр остаз булып эшләгән белгеч белән бер сезонга озайту мөмкинлеге белән бер еллык килешү төзелгән. "Казан клубының тәкъдиме турында озак уйлап тормадым, карьерада мондый мөмкинлелкәр күп булмый. Мин Казанга баш тренер булып кайтуыма бик шат, республика һәм клубы җитәкчеләре, җанатарлар миңа шундый бөек команданы тапшыруына бәхетлемен", – дигән ул. 

 

Яңа тренер Данис Зариповны командада саклап калу үзе өчен иң өстенлекле мәсьәлә булуын да әйтте. Команданың төп өлешенә "Ак Барс" системасы уенчыларына тупланачак. Квартальновка тренерлар штабында Павел Зубов, Игорь Горбенко, капкачыларның тренерлары Ари Мойсанен һәм Сергей Абрамов, физик әзерлек тренеры Нормундс Силиньш ярдәм итәчәк.

 

Дмитрий Вячеславович Квартальнов 1966нчы елның 25нче мартында Воскресенск каласында туган.

 

«Химик» (Воскресенск), СКА (Свердловск), СКА МВО (Калинин), «Сан-Диего Галлз» (Сан-Диего, АКШ), «Бостон Брюинз» (Бостон, АКШ), «Провиденс Брюинз» (Провиденс, АКШ), «Амбри-Пиотта» (Амбри, Швейцария), «Клагенфурт» (Клагенфурт, Австрия), «Адлер» (Маннгейм, Германия), «Йокерит» (Хельсинки, Финляндия), «Ак Барс» (Казан), «Северсталь» (Череповец), «Крылья Советов» (Мәскәү) командаларында чыгыш ясаган. Казанда ул дүрт сезон (2000-2004) дәвамында 198 матчта уйнап, бу очрашуларда 150 (64+ 86) очко туплады. СССР җыелма командасы составында дөнья (1989) һәм Европа (1989, 199) чемпионы.

 

Тренер булып 2009нчы елдан бирле эшли. «Северсталь» (2009-2012), «Сибирь» (2012-2014), ЦСКА (2014-2017), «Локомотив» (2017-2019) командалары белән җитәкчелек иткән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр