ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Мәскәүдә Казанда буласы дәгъвачылар турнирының жирәбәсе узды

 

Мәскәүдә М. Ботвинник исемендәге үзәк шахмат йортында Казанда 29 майдан 19 июньгә кадәр узачак дәгъвачы турнирының җирәбәсе узды, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.


200 мең евро күләмендә приз фонды булган ярышта хәзерге заманның сигез атаклы гроссмейстеры: Мария Музычук (Украина, ФИДЕ рейтингы 2563), Екатерина Лагно (Россия, 2554), Александра Костенюк (Россия, 2546), Анна Музычук (Украина, 2539), Александра Горячкина (Россия, 2522), Тань Чжунъи (Кытай, 2513), Нана Дзагнидзе (Грузия, 2510) һәм Валентина Гунина (Россия, 2506) катнашачак. Турнир ике әйләнештән торачак. Һәр катнашучы һәр көндәшенә каршы икешәр партия уйнаячак.


Җирәбә салу тантанасында ФИДЕ президенты Аркадий Дворкович һәм тарихта иң көчле хатын-кыз шахматчы булып саналган, ФИДЕның мактаулы вице-президенты Юдит Полгар (Венгрия) катнашты.

 

Җирәбә нәтиҗәләре:

1. В. Гунина (Россия)

2. А. Костенюк (Россия)

3. А. Горячкина (Россия)

4. Е. Лагно (Россия)

5. Н. Дзагнидзе (Грузия)

6. М. Музычук (Украина))

7. А. Музычук (Украина)

8. Тань Чжунъи (Кытай).

Казандагы турнирның ачылу тантанасы 30 майда булачак.Уеннар 31 май-2 июнь, 4-6, 8-10, 12-14 һәм 16-17 июнь көннәрендә булачак. Турнир җиңүчесе гамәлдәге дөнья чемпионы Цзюй Вэньцзюнь (Кытай) белән матч үткәрү хокукын алачак. Анысының приз фонды 500 000 евро тәшкил итәчәк, бу алдагы көрәштә таҗга караганда бер ярым тапкырга күбрәк.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр