ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рамазан җитү уңаеннан Татарстанга Төркиядән хафизлар килде 

 

Рамазан ае башлану белән Татарстанга, күркәм гадәткә әйләнгәнчә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте чакыруы буенча Төркиядән бер төркем Коръән-хафизлар килде. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. 

 

Республика шәһәр һәм районнарында алар дин кардәшләребезгә тәравих намазларын укырга һәм Коръәнне Хәтем кылырга ярдәм итә. Быел Татарстанга барлыгы 11 хафиз килде, аларның икесе Казанда, калганнары район мөхтәсибәтләрендә хезмәт кыла, диелгән бу хәбәрдә.  Имам-хатыйб, мөгаллим, мөәдзин белгечлегенә ия хафизлар Апас, Саба, Балтач, Кукмара, Лаеш, Буа, Әлмәт, Чирмешән, ЯшелҮзән районнарында бер ай дәвамында тәравих намазларында Коръән хәтем кылачак.     

 

Кичә, 5 май көнне барлык мәчетләрдә тәравих намазы укылды. 20 рәкәгать итеп Рамазан аенда укыла торган әлеге махсус намаз быел 29 тапкыр укылачак. Рамазан аенда Коръән уку һәм аны хәтем кылу сөннәт гамәл булып санала, чөнки Кәлам Шәриф шушы айда иңдерелгән. 

Рамазан җитү уңаеннан Татарстанга Төркиядән хафизлар килде

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/06/185805/


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр