ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

«Рамазан – изге гамәлләр ае»: Казанның аз керемле гаиләләренә азык-төлек ярдәме күрсәтелә

 

15 май, Рамазан аеның 10нчы көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның аз керемле гаиләләренә азык-төлек ярдәме күрсәтү эшенә кереште.

 

Ашамлыклар «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында таратыла. Беренче көнне азык-төлек җыелмалары 83 мохтаҗ кешегә тапшырылды. Рамазан тәмамланганчыга кадәр 300 гаиләгә 1,5 тонна күләмендә азык-төлек тарату планлаштырыла.

 

Җыелмада көнбагыш мае, карабодай, макарон, дөге яки манный ярмасы, печенье һәм чәй бар. Азык-төлек тутырылган пакетлар Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 йорт адресы буенча тапшырыла. Акция кысаларында мохтаҗлар азык-төлек ярдәмен (843) 225-33-22 телефоны буенча алдан язылып алырга мөмкин.

 

Искәртеп узыйк: Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе 

кысаларында авыру балаларны дәвалауга акча җыю эше дә дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.


 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!