ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Укытучылар кәгазь эшенә карата фикерен белдерә алачак

 

Укытучылар кәгазь эшенә карата фикерен белдерә алачак Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирүче педагогик хезмәткәрләр арасында Россия күләмендә сорашып-белешү үткәрә. Максаты – бюрократия проблемаларына карата укытучыларның фикерен белешү һәм әлеге күренешне киметү өчен кирәкле чараларны барлау. 

 

Сорашып-белешү Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнелә торган “Россия Федерациясендә белем бирү турында” Федераль законның 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын җәмәгатьчелектә тикшерү кысаларында уздырыла (http://regulation. gov.ru/p/88046). Бу мәсьәлә буенча 31 майга кадәр Федерация Советының “Вместе-РФ”телеканалы  сайтында (http://vmeste-rf.tv/channel/vote_projekt) онлайн режимында тавыш бирергә була.

 

Тупланган мәгълүматлар, гомумиләштерелеп, тиешле төзәтмәләр кертү һәм кирәкле документларны вакытында әзерләү өчен, закон проектын эшләүчеләргә җибәреләчәк. 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!