ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын «Каравон» рус халык бәйрәме белән котлады

 

Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Тормыш бирүче язгы кояш эзеннән, православие храмының кыңгыраулары көенә, күп гасырлар дәвамында Лаеш районының борынгы Никольское авылында бәйрәм дәвам итә», — диде республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Каравон - бүгенге көнгә кадәр борынгы җыр-уен традицияләре сакланып калган чыганакларның берсе. Каравон гаилә бәйрәменә әверелә бара, анда балалар һәм яшьләр катнаша.

 

Бәйрәмдә төрле милләт һәм дин вәкилләре катнаша, диде Татарстан Президенты. Республика халкы Татарстанның «мәңгелек мәдәни-тел һәм рухи-дини байлыкны арттыруга» ирешүе белән горурлана ала. Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга тынычлык, кояшлы кәеф, бәхет, иминлек һәм игелек теләде.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр