ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Новосибирскида федераль Сабан туен ике көн бәйрәм итәчәкләр

 

Федераль Сабан туен уздыруда быел Татарстанның Түбән Кама районы хакимияте ярдәм күрсәтә.

 

Язгы чәчү тәмалануны милләттәшләребез 8-9 июньдә билгеләп үтәчәк. Бу хакта Новосибирск шәһәренең рәсми сайтында хәбәр ителә. Бәйрәм чаралары 8 июнь көнне кала ипподромында ат чабышлары, авыл хуҗалыгы күргәзмәсе һәм Татарстан Республикасы артистлары чыгышы белән башланачак. Төп чаралар 9 июньгә билгеләнгән. Милли бәйрәмне уздыру мәйданы итеп шәһәрнең яр буе сайланган.

 

Федераль Сабан туен уздыруда быел Татарстанның Түбән Кама районы хакимияте ярдәм күрсәтә. Шуңа да, традицион уеннар, җыр-биюләрдән тыш, быелның төп Сабан туенда түбәнкамалылар да сәхнә тотачак.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр