ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: Бу мәсьәләдә кемнеңдер зирәклеге җитмәде

 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Иделнең саегуына бәйле фикерен әйтте.

 

Киләчәктә су дәрәҗәсе өчен җавап бирүче федераль органнар, елгалар саегуларына тарымас өчен, төбәкләр белән тыгызрак эшләргә тиеш булачак. Бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында хәбәр итте.

 

«Минемчә, биредә кемнеңдер зирәклеге, исәп-хисап ясавы җитеп бетмәде. Ахыр чиктә, алар Каспийга шундый күләмдә су агызып, торак пунктларны су басу мөмкинлегеннән саклап калабыз, дип ялгыштылар», - диде ул.

 

Республикада зур шәһәрләрнең халыкны эчә торган су белән тәэмин итүче сусаклагычлары бушап калырга мөмкин дип борчылдылар, дип дәвам итте парламент спикеры. Бу – фаҗига булыр иде. «Без моңа юл куймадык. Алар барысы да уңышлы эшли. Зур шәһәрләрне һәм хуҗалык итүче субъектларны су белән тәэмин итү өзелмәде», - дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр