ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда Россия көнен беренче тапкыр 12 мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр

 

12-нче июньдә Россия көнен Казанда беренче тапкыр 12 төрле мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр. Шәһәр халкын һәм кунакларны 50 метрлы флагшток ачылу тантанасы, парк һәм скверларда күңел ачу программалары, иҗади мастер-класслар, патриотик акцияләр, шулай ук Кремль яр буенда танылган йолдызлар чыгышлары белән зур концерт көтә, чара бәйрәм салюты белән тәмамланачак. 


Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Җиңү паркында 50 метрлы флагшток ачылу һәм Россия Федерациясенең Дәүләт флагын күтәрү тантанасыннан башланачак. Флагшток урнаштыру РФ Иҗтимагый палатасы инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Держава 21 гасыр» милли мәдәни-патриотик программасы кысаларында үткәрелә. Мондый 50 метр флагшток Волгоград һәм Омскида барлыкка килде инде, ә 2020 елга аларны илнең барлык субъектларында да урнаштыру планлаштырыла.


Көн дәвамында казанлылар һәм башкала кунаклары Россия көнен шәһәр паркларында һәм скверларында бәйрәм итүдә катнаша алачаклар. Шулай итеп, Урицкий паркында «Россия – минем Туган илем» дигән бәйрәм программасы булачак - килүчеләрне иҗади мастер-класслар һәм концерт көтә. Ә Дәрвишләр бистәсе скверында «Яшә, минем Россия» программасы узачак.


11.00 сәгатьтә бәйрәм чаралары «Крылья Советов» һәм «Калейдоскоп» паркларында башланачак, анда шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, ә балаларны интерактив уен программасы көтә. Горький паркында бу көнне халыклар дуслыгы парады, бәйрәм концерты һәм халык уеннары һәм Татарстан халыклары ассамблеясеннән уеннар узачак.


Төш вакытында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда «Созвездие-Йолдызлык» республика сәләтле балалар һәм яшьләр фестивале финалистларының бәйрәм концерты узачак.


16.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманы территориясендә һәм Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» бульварында яшьләр концерт программалары башланачак.


Биредә 18.00 сәгатьтә республиканың иң яхшы иҗат коллективлары, сәнгать осталары һәм яшьләр төркемнәре, шулай ук Россия эстрадасы йолдызлары – «Братья Гримм» төркеме һәм «Песни на ТНТ» җыр проекты җиңүчесе Slava Slame чыгыш ясаячак.


Россия көне 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак, аны Казансу елгасы акваториясеннән күзәтергә мөмкин булачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр